Татарский язык
Языки и языкознание
  • формат pdf
  • размер 1,29 МБ
  • добавлен 25 ноября 2016 г.
Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г. һ.б. Туган телдә сөйләшәбез
Методик әсбап. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. — 132 б.
Методик әсбапта уртанчылар төркеменә йөрүче балаларның сөйләмен үстерү һәм аларны ана теленә өйрәтүнең методик нигезләре һәм хәзерге технологияләре бирелгән. Әсбапта дүрт-биш яшьлек балаларның сөйләм үсеше һәм Федераль дәүләт таләпләреннән чыгып, аларның сөйләмен үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне оештыру үзенчәлекләре ачыклана. Эшчәнлек оештыру конспектлары Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакциясендә басылган "Туганнан алып мәктәпкә кадәр. Мәктәпкәчә мәгарифнең якынча төп белем бирү программасы" нигезендә төзелгән. Әлеге әсбап танып белү, коммуникация, матур әдәбият уку белем бирү өлкәләрен үз эченә ала. Балаларның белем бирү өлкәләре эчтәлеген ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен ачыклау максатыннан диагностик методикалар бирелә. Методик әсбап мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренә, урта, югары һөнәри белем алучы студентларга, мәктәпкәчә белем бирү сферасында эшләгән мөгаллимнәргә, әти-әниләргә тәкъдим ителә.
Похожие разделы