Татарский язык
Языки и языкознание
  • формат pdf
  • размер 7,65 МБ
  • добавлен 04 мая 2014 г.
Хәфиз Саттар Салих. Татар халык җырлары (гарәп язуы)
Күйтүн: Или халык нәшрияты, 2012 е., - 511 б., ISBN 978-7-5425-1180-5
Татар халык җырлары, татар халкының рухи мирасларының бере. Шулай ук Кытай милләтләре авыз әдәбиятенең мөһим тәркибе бүлеге булып, озын тарихи тәрәккыят дәвамында барлыкка килгән, тәрәккый кылган һәмдә әүладтан әүладка дәвамлашып заманымызга җитеп килгән. Татар халык җырларын туплап нәшер кылу, татар халкының авыз әдәбиятене саклап калу вә тәрәккый кылдыру, татар телене саклап калу, татар тарихын, мәдәниятен, әдәбиятен, телен, гореф-гадәтләрен тәткыйк кылуда, Кытай милләтләренең авыз әдәбияте мирасларын асрау вә баетуда мөһим әһәмияткә ия.
Эшханәмез Или Казак Автоном Областлык аз санлы милләтләр кадимге әсәрләр рәхбәрлек группасының 11 биш еллек планына асасән 2006 елдан башлап махсус адам көче вә малия көче орынлаштырып, Или Областына биваситә карашлык нахия, шәхәрләр, Тарбагатай вилаяте даирәсендә киң күләмдә татар халык җырларын коткару, җынау хезмәтен алып барып, халык аузында вә кулында сакланган бер бүлем татар халык җырларын туплау аркылы "Татар халык җырларынан" гыйбарәт бу тупламны нәшергә таярлады. Тупламга тәхминән өч мең куплеттан артык халык җыры кергезелгән булып, хәзерге заман җырлары, җырлар, мәхәббәт җырлары, тормыш җырлары, балалар җырларыннан гыйбарәт мазмоннар кергезелде. Габдулла Тукайның балалар җырлары башка җырлары кебек халык җырларына әйләнгән булганлыктан. Габдулла Тукайның бер бүлем балалар җырлары кергезелде. Җырлар татар телендә Уйгур әлифбасы буенча нәшергә таярланды.
Факыр үземнән ике-өч сүз: Татар халык җыры - бөтен төрки дөньясының бик кыйммәтле хәзинәсе. Бу тупламда да бар кешегә билгеле яраткан җырлар җыелды. Шулай булса да, гомеремдә "Даһи Мао Цзэдуң" дигән татар халык җырын ишетеп белгәнем булса Корьән атсын.
Похожие разделы